СЫЕКЛАТУ ф. 1) к. сыеклау. Катыкны сыеклатып, әйрән ясау

2) Сирәкләтү; куелыгын, тыгызлыгын киметү

Сыеклата бару Тоташтан, рәттән сыеклату

Сыеклата төшү Бераз сыеклату

Сыеклатып бетерү Тәмам сыекланган хәлгә китерү

Сыеклатып җибәрү Аз гына сыеклау, сыекланган хәлгә китерү

Сыеклатып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә сыеклату

Сыеклатып тору Даими, регуляр яки хәзер сыеклату. Тышта әле артык караңгы түгел; шәфәкъ кызыллыгы караңгылыкны азрак сыеклатып тора... Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә