СЫЕКЛАНУ ф. 1) Сыек (1, 2 мәгъ.) хәлгә килү. Кәҗә дә – әби берлән бабайны ун ел ашаткан, ун ел аларга кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәннәре үстергән кәҗә дә үзгәрде: аның да сөте азайды, сыекланды. Г.Исхакый 2) Сирәкләнү; куелыгы, тыгызлыгы кимү. Томан шактый сыеклана төшкән, ул эри, танклар күз алдымнан югала. Г.Госман 3) Җетелеге кимү, тоныклану, төссезләнә төшү; яктылыгы кимү. Шушы ерып чыкмаслык уйларга чумып утырган арада, җәйге кыска төн, тәмам сыекланып, таң яктылыгында эри дә башлады. М.Юныс 4) Сыгылучан, эластик, пеше хәлгә килү. Парда тоткан чыбык сыеклана 5) күч. Көчсезләнү, хәлсезләнү (тән әгъзалары тур.). Бусыннан соң, сизәм, аяклар үзләреннән-үзләре сыекланып талгынга күчте. З.Фәйзи 6) күч. Кимү, азаю (акыл, эш һ.б.ш. тур.) Сыеклана бару Торган саен, аз-азлап ныграк сыеклану Сыеклана башлау Сыеклануга таба үзгәрү. Менә шушындыйрак чакларда, яшерен чир төсле, яңадан бәреп чыга инде ул. Бигрәк тә Бикбулат шикелле акылы сыеклана башлаган борынгы картларда. Г.Бәширов Сыеклана бирү Бернигә дә карамый сыеклануын дәвам итү Сыеклана тору Вакыт үткән саен сыеклану Сыеклана төшү Бераз сыеклану. Киеренкелек менә аз булса да кимеде төсле бит. Һәрхәлдә, чырайларда шом сыеклана төште. Ә.Баян Сыекланып алу Беразга гына, тиз генә, кыска вакыт эчендә сыеклану Сыекланып бетү Бөтенләй, тәмам сыекланган хәлгә килү. Эх, бу башны, эчә-эчә миләре сыекланып беткән шул, ни генә бирә алыр икән бу чибәр ханымга? З.Кадыйрова Сыекланып җитү Тиешле дәрәҗәдә сыеклану Сыекланып калу Берәр хәлдән соң сыекланган хәлгә килү. Күзләрендәге элекке җете зәңгәрлек сыекланып калды. Н.Хәсәнов Сыекланып килү Соңгы вакыт аралыгында гына сыеклану. Әле төн караңгысы сыекланып кына килә иде. Р.Мөхәммәдиев Сыекланып китү Көтмәгәндә ниндидер сәбәптән сыеклану. Моңарчы нык торган саннары йомшап, буыннары сыекланып киткәндәй булды. З.Фәйзуллин Сыекланып кую Кисәк сыеклану Сыекланып тору Хәзер сыекланган хәлдә булу |