СЫЕКЛАНДЫРУ ф. к. сыеклау. Аның әһәмияте шунда: озон Җир өстенә Кояштан килә торган ультрафиолет нурларны сыекландыру бурычын үтәп килә. Философия

Сыекландыра бару Акрынлап, торган саен ныграк сыекландыру

Сыекландыра төшү Беркадәр сыекландыру

Сыекландырып бетерү Тәмам, ахырга кадәр сыекландырган хәлгә китерү

Сыекландырып җиткерү Тиешле дәрәҗәгә китереп сыекландыру

Сыекландырып кую Алдан сыекландырган хәлгә китереп әзерләү

Сыекландырып тору Даими яки регуляр рәвештә сыекландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә