СЫЕК с. 1. 1) Сыеклык хәлендәге; агучан, агу үзлегенә ия булган. Бу басым кимегән урыннарда гына кызган тау токымнары эриләр. Кайнар һәм сыек масса – магма хасил була. Галәм. Җир. Кеше. Бер-берсендә эри, ләкин төрле температурада кайный торган сыек матдәләр катнашмасын, өлешләп куу ярдәмендә, аны тәшкил итүче состав өлешләренә аерырга мөмкин. Органик химия

2) Куе түгел, куелыгы тиешенчә булмаган, суы кирәгеннән артык булган. Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды... Х.Сарьян. Сыек азык өләшү өчен көйләнгән андый тараткычлар бик уңайлы һәм яхшы эшли. Татарстанда терлекчелек

3) Сирәк, тыгыз түгел (томан, болыт, пар кебекләр тур.). Җәйнең теләсә кайсы вакытында морҗаларның берничәсеннән булса да сыек төтен күтәрелә, тизәк янган әчкелтем ис сизелә, берән-сәрән калган этләр өрүе ишетелә. Җ.Рәхимов

4) Тонык, кучкыл, караңгы, якты булмаган (яктылык, тон һ.б.ш. тур.). Урман эчендә ялгыз торган йортның тәрәзәләреннән сыек кына ут яктылыгы күренде. С.Рафиков. Рәмилә --- зур, якты тәрәзәле үз бинасына таба юнәлде һәм, кышның сыек караңгысында, биш катлы йорт артына борылып, күздән дә югалды... Э.Касыймов

5) Төс атамалары алдында килеп, аларның гадәттәгедән чагыштырмача тонык, җетелеге, куелыгы кимрәк булуын белдерә. Ярый әле маникюры сыек алсу, куе кызыл булса, сөртеп ташларга туры килә иде. С.Сөләйманова. Чыннан да, Сөембикә манарасы ике катлы, сыек яшел төскә буялган, тәрәзәләре гөмбәзле. Р.Кәрами. Үзәнлеккә төшеп, сыек зәңгәр төтен күтәрелгән, машиналар туктаган, халык мәш килеп ял иткән урынга таба атлады, күкрәген киереп, тирән итеп сулады. Ф.Садриев

6) Сирәк үскән, куе, еш булмаган. Лагерная станциясе ягыннан, сыек яфраклы зелпе агачлары арасыннан, җиргә сырышып, сикерергә җыенган ерткыч адымы белән үрмәләп килүче стражниклар күренде. К.Нәҗми. Мулла, сыек тал чыбыкларын куллары белән аралап, юлга бакты – дүрт-биш дистә чамасы җайдак ашыга-кабалана Уфага таба узып бара иде. Җ.Рәхимов

7) Ныгымаган, ныклыгы, катылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмаган. Агачтан юнып, я сыек талдан яки яшь юкә кабыгыннан үреп, төрле нәрсәләр ясый белүче һөнәрле малайлар бар иде. М.Әмир. Шуның өчен ул кулына сыек тал чыбыгы белән пәке алып утырды, бөтен дөньясын онытып таяк сырлый, янәсе. Л.Ихсанова

8) күч. Зәгыйфь чыга торган, көчсез (аваз тур.). Әниләренә охшатып каңгылдарга тырышкан бәбиләрнең тавышлары сыек иде әле, шулай да барысы бергә гөлдердәгәч, шактый гайрәтле чыкты. И.Низамов

9) күч. Аз, җитешсез яки тулы түгел. Сыек алкышлар. Сыек сый // Ким, тулы, камил түгел. Тик арада хәбәрсезләр, сыек акыллылар да бар икән, алары инде аптырабрак калды. Ф.Яхин. Медицина өлкәсенә сыек белем белән эләгермен димә. Ватаным Татарстан

10) күч. Хәлсез, көчсез, зәгыйфь (мускул, гәүдә һ.б.ш. тур.). Ул – карап торуга ярыйсы ук озын буйлы егет, тик буыны сыек икән. Ярты юлда гөрселдәп ауды. Ф.Яруллин. Аның сыек гәүдәсе ике якка дугаланып киткән аяклар өстендә чак-чак тора сыман. М.Мәһдиев

11) күч. Кыенлыкларга, авырлыкларга тиз бирешүчән; йомшак холыклы, ихтыярсыз, булдыксыз. Равилнең иң зур егетлеге шунда: кыен чакта, авыр чакта ул сыгылып төшми, киресенчә, сугыш китергән авырлык һәм кыенлыкларны җиңә-җиңә, шактый иркә һәм йомшак табигатьле сыек малайдан ир-егеткә – «шинельсез» солдатка әйләнә бара. В.Нуруллин

12) күч. Эчтәлеге буш, кыйммәте булмаган, түбән сыйфатлы, әһәмиятсез. Сыек эчтәлекле әсәр. Сыек доклад

2. рәв. мәгъ. 1) Куе итмичә, куертмыйча; тыгызламыйча. Камыр сыек булган

2) Тонык, төссез, сүрән генә. Буяулары сыек чыга

3) күч. Эчтәлеге тулы түгел. Батулла, кичә программасы бик сыек күренә, азак өчен, бер-бер гадәттән тыш нәрсә эшләргә кирәк иде бит. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә