СЫЕГАЮ ф. 1) Сыек (1, 2 мәгъ.) хәлгә килү. Эремә сыегаю. Кан сыегаю

2) Куелыгы, тыгызлыгы кимү, сирәкләнү. Көн җылынган саен, ул [кар] сыегая-сыегая килә. Г.Исхакый. Бары тик икенче көнне генә, кояш чыгып, көнне каршы алгач, елга буендагы томан сыегаеп юкка чыккач кына, ике як та орышка әзерләнә башлады. М.Хәбибуллин

3) Төсләр, караңгылык һ.б.ш. турында: тоныклану, төссезләнү, кимү. Ахырда бу кызыллык, сыегаеп, чуар бер шәүләгә әйләнә, һәм поезд кире артка таба чапкан шикелле була. Ә.Еники. Кояш диңгез артына батты. Диңгез култыгы өстендәге аллык, сыегаеп җәелә торгач, бөтенләй сүнде. И.Туктар

4) күч. Азык, акча һ.б.ш. азаю, җитми башлау, муллыгы кимү. Акча ягы сыегайды

5) күч. Азаю, сирәкләнү, кимү. Бер уйлаганда, гел онытылган хәлләр дә бит, юк шул, картайган, көч-гайрәте сыегайган саен, Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. М.Хәбибуллин

6) күч. Таләпләргә туры килми башлау, тиешле дәрәҗәдә булмау. Репертуар сыегаю. Акыл сыегаю

Сыегая бару Торган саен ныграк сыегаю

Сыегая башлау Сыегаюга таба үзгәрү

Сыегая төшү Бераз сыегаю; тагын да сыегаю. Тайга эчендәге төнге куе караңгылык бераз сыегая төшкәч, отряд урыныннан кузгалды. И.Туктар

Сыегаеп бару Торган саен ныграк сыегаю

Сыегаеп бетү Тәмам сыегайган хәлгә килү

Сыегаеп калу Берәр хәлдән соң сыегайган хәлгә килү

Сыегаеп килү Соңгы арада сыегаюы арту; күптәннән сыегаю

Сыегаеп китү Артык сыегаю, кинәт сыегаю

Сыегаеп тору Һәрвакыт сыегайган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә