СЫЕГАЙТЫЛУ ф. төш. юн. к. сыегайту. Сыегайтылган спирт эремәсеннән тыш, инглиз тозы кристалларын акрынлап өстәү дә яхшы анестезияли. Ә.Халидов. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, бакыр һәм көмеш ацетиленидларын тәҗрибәдән соң сыегайтылган хлорид кислотасы белән таркаталар һәм әзерләнгән савытка салалар. Органик химия |