СЫДЫРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. сыдыру (1, 3, 7 мәгъ.). Өр-яңа йөгән каешы мине күтәреп утырткан көчле кулларда сыдырылып калды, ә мин чак-чак кына атның ялына тотынып өлгердем. Г.Гыйльманов

2) Нык ышкылып тырналу, суелу, кырылу, эз калдыру. Аның сыдырылган чыраена, дерелдәп торган кулларына карап, Луиза шаркылдап көлеп җибәрде. Р.Зәйдулла. Насихның бите сыдырылып канап чыкты. Р.Хафизова. Стенага кулы бәрелеп, тиресе сыдырылды, ул моңа игътибар итмәде. М.Насыйбуллин

3) Балак яки җиңнең җыерылып күтәрелүе; оекның шуып төшүе. Аның изүләре ачылган, бер җиңе сыдырылып төшкән иде. Н.Дәүли

Сыдырыла бару Тоташ, рәттән сыдырылу

Сыдырылып алу Бераз сыдырылу

Сыдырылып бетү Тәмам, бик нык сыдырылу. Тик анда-санда гына биек ярга бөрешеп ышыкланган, кабыклары сыдырылып беткән гарип тал оялары һәм тубылгы куаклары гына күренгәли. И.Салахов. Ә күктә күз чагылдырырлык кояш, эссе. Ләкин ул Оренбург даласында түгел, сыдырылып беткән, тырпаешып торган агачлы Волхов урманында. Ә.Давыдов

Сыдырылып китү Көтмәгәндә сыдырылу. Ләкин иң гаҗәбе шул иде: Габделбәрнең суыкта кызарган йөзе бик ямьсез булып җәрәхәтләнгән: уң күз төбендә йодрык кадәр фонарь күгәреп тора, борыны ямьшәеп шешеп чыккан, ияк тирәсе дә сыдырылып киткән... Э.Касыймов

Сыдырылып тору Даими яки регуляр рәвештә сыдырылу

Сыдырылып чыгу Бөтенләй, тулаем сыдырылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә