СЫДЫРУ ф. 1) Нык ышку, каезлау, тырнау нәтиҗәсендә эз калдыру; сыдырту. Яким Зиновьевичның муенын пуля да сыдырып киткән. Х.Камалов

2) Бер тирәдә, бер җирдә урнашкан әйберләрне ике бармак арасына яки учка кысып үткәреп чистарту, аралау (мәс., каурыйны йоннан, яшь чыбыкны, үлән сабакларын бөреләрдән, яфраклардан һ.б.), шул рәвешле җыю, төшерү, сыпырып алу. Яфрак зурлыгындагы җиләкләрне сыдырып кына аласың да ярты сәгатьтә чиләкне тутырасың да куясың... Г.Гыйльманов

3) Җиңне, балакны югары таба тартып менгерү яки бөкли-бөкли сызгану. Бәхтияров, җиңен сыдырып, сул кулын Әхәтовка таба сузды. М.Насыйбуллин. Ногманов, җиңен сыдырып, йонлач беләгенә таккан алтын сәгатенә күз төшереп алды. Д.Гайнетдинова

4) Нәрсәне дә булса урыныннан тартып, шудырып кую. Фатыйма алай да, тәрәзә пәрдәсен сыдырып, ишегалдына күз салды. М.Хәбибуллин

5) күч. Эшне өлгерлек белән, җитез башкару, бөтенләй эшләп бетереп бару. Өй эшен сыдырып эшләүче килен. Эшне ул сыдыра гына!

6) күч. Рәттән, тоташ барын да ашау; тиз-тиз генә ашап кую

7) күч. Чыбык, камчы кебек озынча сыгылмалы әйбер белән сугу, суктыру. [Атны] Чыбыркы белән сыдырсалар, омтылып бер-ике атлый да тагы туктый. М.Әмир. – Ачуланырга... син бит минем хатыным түгел, – диде дә Нәдерша, әйбәт кенә атлаган атына камчысы белән сыдырып, алга ыргып китте. И.Туктар. Зәкәрия чыбыркысы белән сыдырып, суккалап, үгезнең койрыгын борып та карый: тегесе яткан җиреннән кыймылдамый да. Ф.Абдуллин

8) күч. Гомумән, сугу. Берне сыдырам хәзер, кит!

Сыдыра бару Рәттән сыдыру, булган берсен сыдыру

Сыдырып алу Бераз, тиз генә, бер мәртәбә сыдыру. Менә аларның берсе, кранның түрдәге чан янына шуышканын күреп, ашыкмыйча гына шунда таба китте, чан эчендәге сыеклык өстенә утырган элпәне таяк белән сыдырып алып, кырыйдагы савытка ташлады. М.Маликова

Сыдырып ату Тиз генә, ачу белән, кисәк сыдыру. [Кемдер] Бөтен куркуларны онытып, бар гәүдәсен, башын-күзен томалаган шул юрганны сыдырып атып, аягүрә басарга, кулларыңны өскә сузып, шул якты һәм көчле күзләргә таба үзеңә барырга куша төсле. Ш.Маннур

Сыдырып бетерү Барысын да, бөтен җирен, күп итеп сыдыру. Төннең-төн буена каты ятагының бер ягыннан икенчесенә ташлана, башын бәреп, кулларын сыдырып бетерә, яткан җирендә бөтерелә, бәргәләнә, тешләрен кыса, иреннәрен чәйнәп бетерә. Җ.Рәхимов

Сыдырып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә сыдыру

Сыдырып карау Сынау максаты белән сыдыру. Бер атна тоташ утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым, корсак үсми генә, малайлар. М.Хәбибуллин

Сыдырып кую Бер тапкыр яки кинәт сыдыру

Сыдырып тору Һәрвакыт, әледән-әле сыдыру яки сөйләү моментында сыдыру эше белән мәшгуль булу. Таяк белән теләсә кемне мулла итәргә була дип уйлаганга күрә, дәрес вакытында аның тал чыбыгы бертуктаусыз чыжылдап, әле беребезнең, әле икенчебезнең аркасын сыдырып тора иде. Н.Сәфәрев

Сыдырып узу Узышлый сыдыру. Абдулла аны күкрәгенә алып, төймәләреннән җиңел генә бер сыдырып узды да күңеленә килгән беренче көйне уйнап җырлый башлады. Э.Касыймов

Сыдырып чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да сыдыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә