СЫДЫРТУ ф. 1) Ышкытып тырнату, каезлау, җиңелчә суйдыру. Ул да булмады, текә биеклектән төшкәндә, тигезлеген югалтып, җирне капларга өлгермәгән юка карны авыр гәүдәсе белән сыдыртып, иңкүлеккә тәгәрәп китте. А.Вергазов

2) Бик тиз атлап яки йөгереп бару. Олыгайган тәрәзәдән карыйм: офык аръягында дегетле әремнән сыдыртып, җигүле ат артыннан яланаяклы дәрт чаба... М.Галиев

3) күч. Тиз генә юкка чыгу, чыгып китү; нәрсәдәндер котылу, качу

Сыдыртып алу Аз гына сыдырту

Сыдыртып бетерү Бөтенләй, тулаем сыдырткан хәлгә китерү

Сыдыртып җибәрү Кинәттән кенә сыдырту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә