СЫГЫЛУ II ф. төш. юн. 1) Элекке торышына кире кайта торган сыгылмалы, эластик әйберләргә карата: бөгелү; батынкылану. Баулардан тартып, чананы елга аркылы өстери башлагач, боз сыгылды, әмма ярылмады. Н.Ихсанов. Бигрәк тә сул як стена буендагы ике такта көянтә кебек сыгылып төшкән. М.Әмир

2) Иелү, бөгелү. Малай эчкәрәк узды, аска йомшак яфраклар түшәлгән, эчендә кипкән үләннәр сыгылып өелгән иде. Я.Зәнкиев. Аеруча Дүчән басуында арыш башаклары авырлыктан җиргә кадәр сыгылып төшкән була. Г.Гыйльманов

3) күч. Авырлыкларга, кыенлыкларга чыдый алмыйча бирешү, сыну. Кайгыдан сыгылып төшмичә, гәүдәсен туры тоткан хәлдә, Баязитның йомык күзләренә, аксыл сары кәгазь төсле чыраена карап барды ул. Ш.Маннур. Равилнең иң зур егетлеге шунда: кыен чакта, авыр чакта ул сыгылып төшми, киресенчә, сугыш китергән авырлык һәм кыенлыкларны җиңә-җиңә, шактый иркә һәм йомшак табигатьле сыек малайдан ир-егеткә, шинельсез солдатка әйләнә бара. В.Нуруллин. Ә Бикташ сынмаган иде, сыгылмаган иде. Бу исә егет булып җитлегүнең беренче билгесе иде. М.Маликова

Сыгылып төшү Авырлыкларга, җәберләүгә, кайгыга бик нык бирешү. Әни, эшләмичә, тәмле ашарга яратса, әтием, сыгылып төшеп, борыны белән җир сөрә. Э.Шәрифуллина

Сыгыла бару Торган саен ныграк сыгылу

Сыгыла башлау Сыгылуга таба йөз тоту; сыгылырга тотыну

Сыгыла төшү Тагы да ныграк сыгылу; бераз сыгылу

Сыгылып бетү Бөтенләй, тәмам яки барысы да сыгылу

Сыгылып калу Берәр хәлдән соң сыгылган хәлгә килү. Ул кыр буйлап киткән вакытта, арыш биленә кадәр сыгылып кала. Дөньяда ниләр бар

Сыгылып китү Кинәт сыгылу

Сыгылып тору Берникадәр вакыт сыгылган хәлдә булу, бөгелеп тору; сыгылу үзлегенә ия булу. Боз, тиз генә бирешергә теләмәгәндәй, бераз вакыт шатырдап, сыгылып торды да, ат авырлыгын күтәрә алмыйча, тагын уелды. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә