СЫГЫЛМАЛЫЛЫК и. 1) Сыгылмалы булу үзлеге, эластиклык; сыгылучанлык, бөгелүчәнлек. Актёр сөйли белү, тавыш, сүзләрне ачык итеп әйтә белү (дикция), гәүдә белән ритмик хәрәкәтләр ясау сәләте, сыгылмалылык (пластика) кебек тышкы тәэсир итү чараларының барысын да тирән һәм бик яхшы итеп үзләштереп, барысын да үзендә булдырырга тиеш. И.Илялова. Сәнгать осталарының бөтен бер буыны гасырдан-гасырга әнә шулай Мисырның схематик рельеф һәм статуяларыннан, шартлы, богаудагы, чикле, үзгәрешсез фигураларыннан, хәрәкәтсезлектән һәм бертөрлелектән кеше гәүдәсенең хәрәкәтен, сыгылмалылыгын, көчен күрсәтүгә таба барды. Матурлык нәрсәдә? 2) Кешенең характеры турында: сыгылучанлык, зирәклек, сизгерлек. Эләктерүен эләктерде Фәһимә, ләкин сыгылмалылык дигәнең җитәкче кешенең яртылаш алга, яртылаш артка чигенүенә әйләнгәч, башбаштаклыкка юл ачыла... Ф.Садриев |