СЫГЫЛМАЛЫ с. 1) Элекке торышына кабат кайта торган, бөгелүчән, сыгылучан, сомгыл. Шул мәлне, катер юлга чыгарга торганда, яр буена чаптар атта теге ханым килеп чыкты һәм сыгылмалы такта траптан кызу-кызу атлап менгән шәпкә кычкырып җибәрде ---. С.Сабиров. Атлас, хуҗаларча хәрәкәт белән тумбочка тартмасын ачып, сыгылмалы ак пластинкалар тартып чыгарды да радиоланы тоташтырды. М.Маликова 2) Нәфис, зифа һәм җиңел хәрәкәтле. Аның күлмәге дә ефәк түгел, ә бәлки гәүдәсе буйлап аккан су агымы гына булып күренә, сыгылмалы тәненең һәр хәрәкәте күзне алырга ирек бирми, ымсындыра, мавыктыра, үз янына чакыра иде. М.Маликова. Алга сылу кызлар йөгереп чыкты, аларның сыгылмалы гәүдәләре тоташтан чин ефәгенә төрелгән кебек --- иде. Р.Зәйдулла 3) Җиңел һәм сыгылучан; җиңел гәүдәле, җитез хәрәкәтле. Сыгылмалы егет 4) күч. Төрле шартларга, очракларга җайлашырга мөмкинлек бирә торган. Сыгылмалы чаралар. Сыгылмалы алымнар 5) күч. Кешеләргә, төрле шартларга ияләшә, җайлаша белә торган. Кеше акылының сыгылмалы булуы |