СЫГЫЛМА с. 1. 1) к. сыгылмалы. Чәчүчеләрнең җыйнак, сыгылма буынлысы, муены, кулы сеңерләнеп торганы: – Суң? – дип сорады. Ә.Гаффар. Аның сыгылма гәүдәсе әле йомарлана, әле туп кебек очып китә. М.Хәсәнов. Үгездәй таза ике эсэсчы, җиңнәрен сызганып, кулларына озын сыгылма чыбыклар тотып, комендантның боерыгын көтәләр. Г.Әпсәләмов

2) Хәрәкәтчән, үзгәрүчән, пластикалы. Аның тавышы җиңел, сыгылма, хәрәкәтчән булырга тиеш. Р.Заһидуллина

2. и. мәгъ. Сыгылу хәрәкәте. Бию сыгылмалары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә