СЫГУ II ф. 1) Элекке торышына кире кайта торган, сыгылмалы нәрсәләрне бөгү, ию, кәкрәйтү. Алар шаяралар, җил агачларның барлык урыннарын капшый, башта бер яктан исеп ботакларын сыга, яфракларын шыбыр-шыбыр аралый, аларның аскы аксыл яклары күренеп күтәрелә. Ф.Садриев 2) күч. Зәгыйфьләндерү, көчсезләндерү, кысу, җәберләү, изү. Революциягә хәтле ул кызыл мал белән нык кына сәүдә итсә дә, революция еллары аны сыктылар, ул сумасызланды. Г.Толымбай. Хәтта күпне күргән «диңгез бүреләре» дә мондый сугышка күнегә алмыйлар, һөҗүмнең каян китереп сугасын белмәү, аны каршы алырга әзер булмау аларны эчтән ашый, сыга иде. И.Низамов ◊ Сыгып ташланган лимон кебек Хәлсез, арып беткән яки рухы төшкән кеше турында Сыга бару Торган саен ныграк сыгу Сыга башлау Сыгарга тотыну. Авыр, киеренке эш, тузан-туфрак һәм черки – барысы бергә җыелып, Вәгыйзьне бөгә, сыга башлады шикелле тоелды. Н.Фәттах Сыга бирү Бернигә карамый, сыгу эшен дәвам итү Сыга төшү Бераз сыгу; тагын да ныграк сыгу Сыгып алу Тиз генә сыгу Сыгып тору Әледән-әле сыгу, хәзер, сөйләү моментында сыгу |