СЫГУ I ф. 1) Эчендәге яки составындагы суны, сыек матдәне кысып чыгару, суын алу. Тормадагы әче тәмне бетерү өчен, кишер белән катнаштыру алдыннан, суын сыгып алырга киңәш ителә. Йорт эшләре. Йөзем сыгу

2) Юган, юешләнгән әйберне борып, кысып, сеңгән суын чыгару, агызу. Әдилә тиз генә коену костюмын салып сыгып киде, шулай ук тиз генә күлмәген киеп алды да таллыктан чыкты. М.Хәбибуллин. Ул хатын-кызлар шикелле озак ышкып, күбекләндереп уа да борып сыга. М.Юныс

3) күч. Берәр нәрсәдән мөмкин булганча күп, калдырмаслык итеп алу, файдалану. Җирне ничек яратырга, җирдән ничек байлык сыгарга – аннан, Терентий Семёновичтан, күп нәрсәгә өйрәнергә була... Р.Төхфәтуллин. Ә кукуруз, үзең беләсең, туфракны сыгып ала белә. М.Хәбибуллин

4) күч. Бик аз булган нәрсәне тартып-сузып булдырырга, җыярга тырышу. Кулга килеп кергән хәзинәнең ычкыну ихтималыннан курыккан Идият никадәр юмаламасын, никадәр тасма телләнмәсен, кыздан фельетонлык материал сыгып чыгара алмады. И.Нуруллин. Минем урында Америка тикшерүчесе булса, лайдетекторын, ягъни ялганны ачыклау приборын тоташтырыр иде дә һәртөрле юллар белән үзе теләгән күрсәтмәләрне сыгып чыгарырга тырышыр иде. М.Насыйбуллин

5) күч. Әһәмияткә ия булмаган, кирәксез урыннарын төшереп калдырып, кыскартып, кирәген генә алу. Мемуарларны сыгып бастырып чыгару

Сыга бару Акрынлап, эзлекле рәвештә сыгу

Сыга башлау Сыгырга тотыну

Сыга бирү Бернигә карамыйча сыгу эшен дәвам итү. [Самавырны] Сыга бирәсең – «көмеш бүксә» әкренләп бушый бара, аның саен, гәүдәңә никадәр сеңдерсәң дә, күкрәкләрең киңәеп, җаныңа җиңеллек һәм хозурлык күбрәк иңгәндәй тоела бара. Э.Касыймов. Ул, эчтән көлә-көлә, безнең күңелләрдәге әремне сыга бирде, сыга бирде, бугазга әче су төйнәлде. Без ачы тавыш белән: «Ялган!» – диеп кычкырдык. Р.Зәйдулла

Сыга тору Даими, эзлекле рәвештә сыгу; хәзергә сыгу

Сыга төшү Тагы да ныграк сыгу; бераз сыгу

Сыгып алу Беркадәр, кыска вакыт эчендә, тиз генә сыгу. Тиз генә төшеп, киемнәремне сыгып алдым. М.Әмир. Алар кыска вакыт эчендә хакимияттән мөмкин булганның барын да сыгып алырга омтылалар. Р.Хәкимов

Сыгып бетерү Ахырына кадәр, сыеклыгы беткәнче сыгу. Бакалары сөрәеп утырып калганчы, бөтен суын сыгып бетерәбез. Г.Якупова

Сыгып кую Тиз арада яки алдан сыккан хәлгә китерү

Сыгып тору Һәрвакыт, даими, регуляр рәвештә сыгу

Сыгып яту сөйл. к. сыгып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә