СЫБЫЗГЫЛЫ с. 1) Сыбызгысы булган. Сыбызгылы бала, уйный-уйный, тотучыдан качып йөри. К.Закирова. Гөнаһ шомлыгына каршы, сыбызгылы милиционер килеп җитә. Т.Галиуллин

2) Сызгыра торган. Малайның бәләкәйдән калган сыбызгылы чебеше бар иде. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә