СЫБЫЗГЫ и. 1) Эченнән һава өреп үткәргәндә сызгыру тавышы чыгара торган корал, җайланма. Якында гына милиция сыбызгылары чиный башлагач: – Булмый... Калдыр мине, браток. Үзеңә авырлык алма. Йөгер... Алар мине ауларга чыккан, – диде. З.Фәтхетдинов. Искәндәр, милиция сыбызгысы чырылдавына сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Р.Вәлиев

2) Шундый коралдан чыккан сызгыру тавышы. Беренче сыбызгыдан соң ук йөгереп китү. Сыбызгы ишетелү

3) муз. Берәр хайван яки кош сурәтендә ясалган, сызгыру өчен тишекләре булган уенчык. Бүре белән төлке кыздан үзләре шүрләгәннәр. Чөнки аның кулында бабасы ясап биргән сыбызгы булган. Р.Хафизова

4) күч. Бик чәрелдәп, артык күп сөйләшүчән, сер тота белмәгән кеше. Хәер, шулай булмый хәле дә юк: ничек алар «фәлән егеткә», «фәлән кызга» дип, шул тикле зур серне минем күк бер сыбызгы малайга әйтеп торсыннар? Бөтен авылга таралсын дипме?.. Ш.Маннур

Сыбызгы борын 1) Борын аша сулаганда сызгырган тавышлар чыгаручы (гадәттә балалар тур.). Мөршидә: Әлли, бәлли, сыбызгы борын! К.Тинчурин. Шапырай карт таный алмаслык булып үзгәргән иде. Чыбыркысын асып, киез эшләпәсен күзенә кадәр батырып киеп: – Һәй-й, мөртәтләр!.. Сыбызгы борыннар! Кая керәсез? – дип, сыерларны тирги-тирги торып киткән иде. М.Хәсәнов; 2) «Борын астын сөртерлек тә үсмәгән әле, сер тота белми» дигән мәгънәдә малай-шалайга карата кимсетеп әйтү сүзе. Бу сыбызгы борыннар янында юл кешесенә барыбер тынгы булмас. В.Имамов. Сыбызгы тоттыру Алдау. Сыбызгысына бию Бүтән кеше сүзе белән гамәл кылу; кураена бию



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә