СЫБАЙ и. фар. 1. Атлы гаскәри, җайдак. Оясы якын булганга, күрәсең, бу өч сыбайны моннан үткәрәсе килми иде кошның. Т.Нәбиуллин

2. с. мәгъ. Атка атланган, атлы. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, аларның берсе мине үзенең артына менгәштереп, теге якка (елганың аръягына) алып чыкты. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә