СЧЁ́ТЧИК и. рус махс. Санап, исәбен алып бара торган аппарат; санагыч. Сигезенче март көнне минем хатынга үз укучылары унике чиләк су сыешлы агач кисмәкләргә утыртылган ике пальма гөле, бер җәйге зонтик, электр счётчигы, үзбәк чәйнеге --- бүләк иткәннәр. Г.Мөхәммәтшин ◊ Счётчикка кую Берәр төрле бурычы булган кешегә янап, бурычын билгеле вакытка кайтаруны таләп итү, көчләп кайтарту. Счётчикка утырту к. счётчикка кую. [Беренче кеше:] Агачлар әзер булырга тиеш. Әгәр әзер булмаса, сине счётчикка утыртабыз! Монысының нәрсә икәнен үзең дә беләсеңдер. Ә.Гаязов |