СЧЁТ и. рус 1) фин. Товар яки башкарылган эш, күрсәтелгән хезмәт өчен акча түләү документы, түләнәсе сумманы күрсәткән рәсми кәгазь, язу. [Фазылҗан абзый:] Тик менә промкомбинаттан счёт яздырып алырга гына өлгерә алмадым. Р.Төхфәтуллин. Анда доверенностьлар, счётлар белән инде Нәркис көтеп тора иде. М.Мәһдиев

2) Банк, кредит оешмасы һ.б.ш.лар аша финанс операцияләре үткәрү хокукы; шул хокукны раслый торган документ. Кичә чит илдәге счётларны ябуның соңгы көне иде. Шәһри Казан

3) Исәп-хисап эшләрендә куллану өчен, дүртпочмаклы кысага рәт-рәт шуып йөри торган түгәрәк төймәләр тезелгән әсбаб; чут. Колхоз канцеляриясендәге хисапчыларның счёт төймәләре, колхозчыларның хезмәт көннәрен санап, өзлексез шалт-шолт килеп торды. М.Әмир. [Хуҗаның бите] Симезлеге тәмле ашавыннан булса, кызарып-кучкылланып торуы, конторда счёт төймәсе тартып кына ятмыйча, вакыты килеп җитүгә, чалгысын күтәреп, әрәмәгә яки басуга чыгуыннандыр, мөгаен. Ш.Рәкыйпов

Счёт салу к. чут салу. Ишектән кергәч тә уң яктагы өстәлдә счёт салып утыручы яшь кеше алдына килеп басты Батыр. Счёт салучының бераз бушаганрак минутын көтеп, эндәшми торды. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә