СЦЕНА’РИЙ и. ит. 1) Сәхнәдә куеласы вакыйгаларның кыскача эчтәлеге һәм анда катнашучылар исемлеге. [Клара]: Сценарий расланган, фамилияләр хәл ителгән! И.Юзеев. Кече күләмле әсәрләр, театраль миниатюралардан торган сценарий яздым. Р.Батулла

2) Сәхнәләштерү, берәр тамаша оештыру яки фильм төшерү өчен, берәр әдәби әсәр нигезендә эшләнгән яки махсус язылган әдәби әсәр. Кинофильм нигездә әдәби әсәр – сценарийга корылган, ә кинода яңгыраган музыканың бурычы – әдәби эчтәлекне эмоциональ көчәйтү. Җ.Фәйзи

3) Гомумән, берәр чараны үткәрүнең планы, схемасы

4) Вакыйгаларның барышында ихтимал вариантларның берсе. Эшнең нинди сценарий белән китәсе билгеле түгел бит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә