СХОЛА’СТИКА и. лат. 1) Урта гасырлар философиясендә хакимлек иткән, ясалма, формаль логик дәлилләр ярдәмендә дин догмаларын теоретик яктан аңлатуны максат итеп куйган юнәлеш. Схоластика тарафдары 2) Абстракт, формаль фикер йөртүләргә генә нигезләнгән, тәҗрибәне исәпкә алмаган һәм тормыштан аерылган тәгълимат; буш, мәгънәсез белем. Әлбәттә, ислах кирәк, әлбәттә, Урта гасыр схоластикасы арбасына утырып, без халкыбызны тәрәккый иттерә алмаячакбыз. А.Расих. Бүгенге көндә ул схоластика белән имгәтелеп, илаһи гыйлем һәм дөньяви белем чыганагы булудан туктаган. И.Әмирханов |