СХОЛАСТ и. рус кит. 1) Схоластика (1 мәгъ.) тарафдары. Романның эчтәлеге болай: улы Гаргантюаны тәрбияләү өчен, король һәммә нәрсәне ятларга мәҗбүр итүче схоласт галимнәрне чакыра. Педагогика тарихы 2) күч. Формаль рәвештә, гамәлгә нигезләнмичә генә фикер йөртүче; формалист. Татар руханилары да бер яктан царизмга, икенче яктан милли буржуага хезмәт итеп, һәртөрле яңа фикерләргә каршы рәхимсез каты көрәш алып бара һәм, Көнчыгыш мистик идеологияне сакларга тырышып, мәктәп-мәдрәсәләрдә схоластикага гына урын биреп, һәртөрле кечкенә реформаларга да каршы чыга. Г.Кашшаф. Хәмидинең эшче Гафур белән бәхәсе, Хәйдәр Сыртлановның озын нотыгы, җәдитчеләр белән схоласт динчеләр бәхәсе шактый озакка сузылганнан соң, сүз Тукай тирәсенә әйләнеп кайта. З.Шәйхелисламов |