СХЕМА’ТИК с. кит. 1) Схема (1 мәгъ.) рәвешендә бирелгән, схема рәвешендә күрсәтелгән. Анда [I тасвирда], мәсәлән, язылачак әсәр бүлекләренең схематик бүленеше (44 – 46 нчы кәгазьләр), Тукайны белүчеләрнең адреслары (182 нче кәгазь) --- һәм башкалар бар (219–221 нче кәгазьләр). З.Шәйхелисламов 2) күч. Гомуми сызыклар белән генә, гадиләштерелеп бирелгән. Әсәрдә гражданнар сугышы елларында Әюп хәзрәт образындагы дин әһелләре алып барган эшчәнлек дөрес яктыртылса да, Сафа картның тиз генә аңы үзгәреп, революция ягына авышуы схематик рәвеш ала. З.Шәйхелисламов. Автор тормыш вакыйгаларын сурәтләгәндә схематик, шаблон алымнардан нык сакланып эш итә һәм дөрес эшли. Г.Иделле |