СХЕ’МА и. гр. 1) Берәр җайланма, прибор һ.б.ш.ларны тәшкил иткән, үзара бәйле аерым өлешләр тупланмасы; шуларның эш принцибын чагылдырган сызым. Күп кенә фермаларда үрдәк бәпкәләре өчен автоэчергечләр куелган икән. Аларны безнең фермаларда да җайлаштырырга мөмкин булачак. Миндә моның өчен әзер схема бар. М.Максуд 2) Нәрсәнеӊ дә булса төзелешен, урнашу тәртибен гадиләштереп кенә күрсәткән график рәсем; план. Шигырьдәге сүз басымын билгеләгәч, аның үлчәмен схема рәвешендә язып чыгарга кирәк. Г.Нуриев. Беренче алты строфаның алтысы «бу, бу, –, бу» схемасы белән килә дә, җиденчесендә алмашлык сигез мәртәбә кабатлана. С.Исмәгыйлева 3) Берәр нәрсәне эшләү, башкару тәртибе, тормышка ашыру планы 4) Нәрсәнең дә булса кыска гына гомуми тасвирламасы, аңлатмасы. Пьесаның схемасы. Докладның схемасы 5) күч. Бик тапталган форма, әзер план; артык коры, җансыз тасвирлама. Һәммәсен дә гади схема буенча гына аңлатып булмый. Ф.Галимуллин |