СФИНКС и. гр. 1) Борынгы Мисырда фиргавеннең дәрәҗәсе, куәте, әһәмияте символы буларак куелган, ятып торган кеше башлы арыслан кыяфәтендәге таш сын; әбелһәүл. Бу шигырь – сфинкс турында, пирамидалар янына яткан таш арысланнар турындагы шигырьдән бер кыйтга, ләкин таш арысланнар турында гына яздымы икән бөек шагыйребез Роберт Әхмәтҗан. Р.Батулла. Карнак белән Луксор гыйбадәтханәсе арасында борын заманда сфинкслар аллеясы булган. Анда биш йөз сфинкс тезелеп торган. Казан утлары 2) Борынгы грек мифологиясендә: арыслан аяклы, елан койрыклы, канатлы хатын-кыз (яки хатын-кыз башлы канатлы арыслан) кыяфәтендәге зат. Берничә мең еллык тарихы булган пирамидалар, Сфинкс, мумияләр арасында йөрү хисләрне кузгаткан иде: юлда беркем дә сөйләшмәде, һәркем чүлгә таба күзләрен текәп уйланып кайтты. М.Мәһдиев. Соңгы куплетына кадәр Мисырдагы пирамидалар янында сакта торучы Сфинкс турында сүз бара дип ышанып укыйсың. М.Юныс 3) зоол. Павианнар ыругыннан тарборынлы маймыллар төре 4) зоол. Балкараклар семьялыгыннан зур күбәләк төре 5) зоол. Йонсыз мәчеләрнең бер токымы. Процедураны сфинкс хуҗасы видеога һәм фотога төшерергә дә кыенсынмаган, аларны интернетта тараткан. К.Солтанова. Моның өчен [тату ясату] ул сфинкс токымлы йонсыз мәчене анестезия ярдәмендә бер сәгатькә йоклаткан. Шәһри Казан |