СФЕ’РИК с. 1) Сфера (1 мәгъ.) формасындагы, шар формасында булган. Гөмбәзнең ян-ягы яссы, сферик яки цилиндрик булырга мөмкин. Төзү материаллары. Сферик өсйөз. Сферик пыяла 2) мат. Сфера (1 мәгъ.) эчендә яки сферик өсйөз өстендә урнашкан. Сферик сектор. Сферик өчпочмак 3) мат. Сферага (1 мәгъ.) караган, шуӊа мөнәсәбәтле; шундый җисемнәрне, формаларны тикшерә торган. Татарча чыганакларда без аерым күк җисемнәренә һәм яктырткычларга кагылышлы атама һәм терминнарны гына түгел, бәлки сферик тригонометриягә, астрономик хисаплауларга кагылышлы терминнарны да очратабыз. А.Тимергалин. Ноктаның сферик координатлары |