СФЕ’РА и. гр. 1) Шар яки аның эчке өслеге (Җир шары, аның тирәсендәге һава киңлеге тур.). Җир сферасы. Һава сферасы

2) мат. Барлык нокталары үзәктән тигез ераклыкта булган йомык өслек; шарның тышкы өсйөзе. Сфераның мәйданын исәпләү

3) кит. Нәрсәнеӊ дә булса таралу-урнашу чикләре, тәэсир-хәрәкәт итү өлкәсе. Җирнең тарту көче сферасы. Халыкара йогынты сфералары өчен көрәш

4) Тармак, юнәлеш, өлкә. Җитештерү сферасы. Хезмәт күрсәтү сферасындагы җитешсезлекләр

5) Рухи эшчәнлек һ.б.ш. нәрсәләр өлкәсе; даирә. Кызыксыну сферасы. Хисләр сферасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә