СҮТҮ ф. 1) Тегелгән, бәйләнгән, үрелгән һ.б.ш. нәрсәне таркату. Җилбер-җилбер җил үтә, Чәч толымын җил сүтә. М.Җәлил. Вакыт-вакыт аның хәтта сикереп торасы, тәбәнәк өстәлне тибеп очырасы, чалмасын сүтеп ыргытасы, ә бу «аңгыра сарыклар»ны выжлатып куып чыгарасы да килеп китә. Ә.Еники 2) Нинди дә булса техник җайланманы, корылманы детальләп тарату, кисәген кисәккә аеру; киресе: җыю. Ашавын-эчүен онытып, шул тегү машинасын сүтеп, яңадан җыйнап, үзенә эш тапкан. З.Зәйнуллин. Оганның автоматын сүтеп, биштәренә салып киткәнлеге беленде. Р.Батулла Сүтә бару Торган саен күбрәк сүтү. Комсомоллар чалманы сүтә баралар, Сәлим гармунын уйный. Һ.Такташ. Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Ә.Еники Сүтә башлау Сүтәргә тотыну, сүтәргә керешү. Эшнең очы-кырые күренгәндәй булгач, бригадир берничә кешегә чатырларны сүтә башларга кушты. Н.Фәттах. [Кәримә] кулындагы төргәкләрен сүтә башлады. Л.Ихсанова Сүтә бирү Сүтүне дәвам итү Сүтә тору Берәр эш-хәлгә кадәр сүтү. Эшнең җебен акрынлап, очыннан башлап сүтә торуың хәерле шул. Ф.Яхин Сүтә төшү Беркадәр сүтү; тагы да сүтү Сүтеп ату Кискен хәрәкәтләр белән, тиз-тиз сүтү. Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам, ә үзе... әйтәм бит, үзе – җебен сүтеп аткан кәтүк! И.Гази. Озак та тормый, күрше авыл Әсмабикә түтине бер утыртып урман әйләндерер өчен генә кабызгалый торган машинасын --- бөтенләй сүтеп атты. Л.Ибраһим-Вәлиди Сүтеп бару Рәттән, эзлекле рәвештә сүтү. Елларның сер төеннәрен берәмләп сүтеп барам. Зөлфәт Сүтеп бетерү Тулысынча сүтү. Коймаларын сүтеп бетергән иделәр. Ф.Яхин. Совет чорында төзелгән хастаханәне сүтеп бетерделәр. Ватаным Татарстан Сүтеп җибәрү Кинәт сүтү, көтмәгәндә сүтү. Калкулыкка җитүгә, җансакчысы карчыкны ат өстеннән алып аягына бастырды, чүпрәген сүтеп җибәрде. М.Хәбибуллин. Гөлкәй, укытучыны үзеннән беркадәр читләштереп, урындыкка куйган төргәген алды, сүтеп җибәрде. Х.Ширмән Сүтеп карау Сынау максаты белән сүтү. Чалбарның җөен сүтеп карасалар, шаккаттылар: анда Максимның әлеге югалган уймагы кереп калган иде. М.Галәү Сүтеп кую Тиз арада яки алдан сүтү. Әни аңа: «Син нишлисең, абзый?!» – дип кычкыруына каршы, ул: «Чыгыгыз өйдән, миңа өегезне сүтеп куярга куштылар», – дип җавап кайтарды. М.Әмир. 15×20 метрлы чатырларны намаз укыр алдыннан гына корып, намаз тәмамлангач сүтеп куярга да мөмкин булачак. Ватаным Татарстан Сүтеп ташлау к. сүтеп ату. Аннан соң фельдшер бармактагы марляны сүтеп ташлады. Ш.Камал. Ул мылтыкны ялт кына сүтеп ташлый, безнең күз алдында ялт кына җыя. Ә.Маликов. Менә шундыйларның ишеген шакып, күп һөнәр иясе Анатолий кайсының да булса пианиносын сәгать урынына сүтеп ташлый да аннары инде майлап-җайлап ремонтлый. Р.Низами Сүтеп тору Бертуктаусыз яки әледән-әле сүтү; хәзерге моментта сүтү белән мәшгуль булу |