СҮТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сүтү. Чалмасы сүтелгән, төсләре бозылган иде. С.Җәлал. Алар янында урамда машина-трактор. Кайберсе яртылаш сүтелгән. Р.Кәрами

2) Тегелгән, төйнәлгән, үрелгән һ.б.ш. әйбер таркалу. Тимер биргән тимер тун – Сүтелгәнче киярмен! Дастан. Зилә – үтә пөхтә, затлы кеше, минем өчен бөгәрләнгән чалбар, сүтелгән ботинка бавы – гадәти күренеш. Шәһри Казан

3) күч. Гадәти җиреннән чыгу, рәте китү, җае бозылу. [Байтирәк:] Миртимер, эшләр сүтелде, хәзрәт кайтты. Т.Гыйззәт. Безнең зур өметләребез, матур хыялларыбыз тормыш фактына әйләнде дигәндә генә бөтенесе шулай киредән сүтелерме икәнни? И.Гази

Сүтелә бару Торган саен ныграк сүтелү. Баганага уралган җеп йомгагы сүтелә бара. Р.Батулла

Сүтелә башлау Сүтелергә тотыну. Бүген бер тишекне ямасалар, иртәгә капчык икенче җиреннән сүтелә башлый. М.Галәү. Артык каты режим көтмәгән җирдән сүтелә башлый. Х.Камалов

Сүтелә тору Нәрсә белән дә булса бер үк вакытта, башка бер процесс барышында сүтелү. Көн артыннан көн үтә, гомер йомгагы һаман сүтелә тора. И.Гази. Әйе, гомер йомгагы сүтелә тора. Р.Кәрами

Сүтелә төшү Бераз сүтелү. Аның кыска калын толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалыйлар ---. Ә.Еники. Җәйге пальтосының югары төймәләрен ычкындырган, башындагы ак яулыгын кулына алган, кыска толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалаган ---. Г.Гайнуллина

Сүтелеп бетү Тулысынча, тәмам сүтелгән хәлгә килү. Тагын бер 15 –20 елдан иске Казанның күп өлеше сүтелеп бетәр, ахрысы. Ә.Еники. Свитерым сүтелеп беткән, --- бары тик бер тар тасма гына калган. Р.Нуруллин

Сүтелеп китү Ниндидер бер моменттан, көтмәгәндә, кинәт сүтелә башлау. Бәхәссез, бу – күркәм күренеш, әмма бөтенләй үк ачыклык кертеп бетерә алмыйлар һәм моны теләмиләр дә булса кирәк, чөнки гасырлар буена «җырланган» тарихның бөтенләй сүтелеп китүеннән куркалар. М.Хәбибуллин. Төн караңгылыгы шул толымнарының сүтелеп китүеннән имеш. Ф.Яхин

Сүтелеп тору Даими яки әледән-әле сүтелү

Сүтелеп чыгу Бөтенләй сүтелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә