СҮТЕК с. 1. 1) Сүтелгән; тукылган, тегелгән, үрелгән җиреннән ычкынган, бушаган. Әнә тәхетенә сүтек керештән Атылмаган уктай укмаш береккән Хөкемдар да алган ахыр сулышын ---. Р.Идиятуллин 2) Төзелгән, монтажланган, корылган, җыелган җиреннән таркатылган, таратылган, сүтелгән. Йортлар сүтек, урам китек, Әрем баскан нигезләр. Булдырырга – хөрәсән-ялкау, Бетерергә – җитезләр. Х.Вәлиди. Тәтештә әлегә кадәр 60 данә техника ремонтта тора, Бөгелмәдә – 45, Әгерҗедә исә машина паркының яртысы сүтек. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. 1) Сүтелгән урын. Сүтек ертыктан көлгән, ди. Әйтем. Кызлар чаршауның сүтекләренә күзләрен генә куеп карап торалар. М.Фәйзи. --- сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Г.Кутуй 2) Нәрсәдән дә булса сүтеп алынган күн, тукыма һ.б.ш. нәрсә. Сүтек кисәге |