СҮСЛЕ с. 1) Сүс бирә торган, сүс әзерләү өчен яраклы. Муссон яңгырлары башланыр алдыннан, крестьяннар дым ярата торган үсемлекләр – дөге, шикәр камышы, джут (тупас тукымалар, юан баулар эшләүгә тотыла торган сүсле үсемлек) утырталар. Материклар һәм океаннар географиясе

2) Җепселле, җепселләрдән торган. Сүсле минерал

3) Арасына сүс куелган. Комплекс эчендә калган йортның сүсле бүрәнәләре дә, әти-әнисенең диварлардагы фотосурәтләре дә, иске сәгатьләр дә Илдар әфәнденең студент елларында эшләнгән. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә