СҮСЛӘ’Ү ф. Ярык, тишек кебекләрне сүс белән каплау, томалау. Ул сапёрлар белән көймәләрне ямый, сүсли, чүбекли, сумалалый. X.Мөҗәй. Язга таба көймәләрне кабат сүсләп, гудрон белән сылап эшкә әзерләделәр. И.Салахов Сүсләп алу Тиз генә сүсләү Сүсләп бетерү Бөтенләй, тулысынча сүсләү Сүсләп карау Сүсләргә тырышу Сүсләп кую Алдан ук сүсләү, сүсләнгән хәлгә китерү Сүсләп тору Даими рәвештә яисә әледән-әле сүсләү Сүсләп чыгу Бар булганны, бөтенесен дә сүсләү Сүсли башлау Сүсләргә тотыну Сүсли төшү Бераз сүсләү |