СҮСЛӘНҮ ф. 1) Сүсен алырлык хәлгә килү. Болынга җитенне сүсләнергә таратканнар. Г.Толымбай

2) Сүсәрү. Сүсләнгән җиң очы

Сүсләнә бару Торган саен ныграк сүсләнү

Сүсләнә башлау Сүсләнү билгеләре сизелү

Сүсләнә төшү Бераз, беркадәр сүсләнү

Сүсләнеп бетү Бөтенләй, тәмам сүсләнү. Сүсләнеп беткән чабата киндерәсе шикелле җеп белән бәйләштерелгән кәрзинкәне аркасына тагып, ашык-пошык пароходка кергәндә, Закир ике төрле бәхетсезлеккә очрады. Ф.Сәйфи-Казанлы

Сүсләнеп җитү к. сүсләнеп чыгу

Сүсләнеп калу Нинди дә булса хәлдән соң сүсләнү

Сүсләнеп китү Кинәт кенә сүсләнү

Сүсләнеп чыгу Тәмам сүсләнгән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә