СҮСӘРҮ ф. Җеп, йон, мамык очларының сүсләре тырпаеп торырлык хәлгә килеп тузу, кыршылу. Икенчесе, ныклап эчкә яшерелгәне, – үзләрен бәйләп торган җепләрнең сүсәргәнен сизеп тә шуны танырга теләмәүләреме, туры әйтергә батырчылыклары җитмәүме шунда. Ә.Хәсәнов. Шулай булгач, иске йөгән, сүсәргән дилбегә белән эшләргә дә риза ул. Ф.Баттал

Сүсәрә бару Торган саен ныграк сүсәрү

Сүсәрә башлау Сүсәрү билгеләре күренү. Яка төпләре кыршыла башлаган кышкы пальто киеп йөрим мин, шуның өстеннән мамык шәл (сүсәрә башлаган шәл әле җитмәсә!) бәйләп йөрим. Гөлшаһидә

Сүсәрә төшү Беркадәр сүсәрү. Халатының кабарынкы түш туры аксылланып сүсәрә төшкән Маһирә Зөбәеровның сүзен хупларга ашыкты. Н.Хәсәнов

Сүсәреп бетү Тәмам сүсәрү. Күбесе фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат киеме. Г.Галиев

Сүсәреп калу Нинди дә булса хәлдән соң сүсәрү

Сүсәреп китү Кинәт кенә сүсәрү

Сүсәреп чыгу Тәмам сүсәргән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә