СҮСӘН и. 1. бот. Кыяклылар семьялыгыннан чәчәк төркеме башаксыман булган, соңрак себеркәчкә әйләнгән, культуралы сортлары печәнгә игелә торган үлән үсемлек; русчасы: тимофеевка. Кызым, --- чормадан берәр уч сүсән үләне алып төш әле. Мәтрүшкә бәйләме янында булыр. М.Хәсәнов. Күзнең төсе уңса да, без дөньяга, табигатькә авыл малае булып карыйбыз, аныңча гаҗәпләнәбез: «Болын кебек сусыл болытларда сутлы сүсән үсә, нәзек тары...» Казан утлары 2. с. мәгъ. Бик вак һәм йомшак. Сүсән чәч |