СҮС и. 1. Үсемлек (киндер, җитен һ.б.) сабагын талкып яки башкача эшкәртеп алынган һәм җеп, бау һ.б.ш. әйберләр җитештерү, җылылыкны саклау өчен кулланыла торган чимал. --- суык керерлек урыннарны Галиулла чүпрәк, сүс тутырып җылытты ---. З.Зәйнуллин. Кайгырма, балам, --- эшләр бераз җиңеләйсен, сүс эрләрбез, киндер сугып, үзеңә өр-яңа җылы күлмәк тегеп бирермен. Д.Каюмова 2. с. мәгъ. Шул чималдан эшләнгән. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. М.Мәһдиев. Байтирәк --- кәүсә әйләнәли уратып, сүс бауга элмәк ясый башлады. М.Галиев |