СҮРҮ и. 1) Мендәрнең, ястык-түшәкнең эчке тышлыгы. Ястык сүрүе ертылган, каз мамыгы бүлмәне тутырган. Р.Батулла. Шулай итеп, егерменче гасыр башында Каргалы имамнарының гасырлар буе бөртекләп җыйган абруе сизрәп төшкән мендәр сүрүе кебек сыпыла башлады. Ф.Сафин 2) анат. Организмдагы берәр әгъзаны каплап торган тукыма; элпә, яры. Әни сүзләренә караганда, сүрүдә --- туганмын ---. К.Миңлебаев. СПИД авыруы вакытында --- иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкә, ми сүрүләрен, тирене, ашкайнату органнарын зарарлый. Минем йорт 3) физ. Яры, тышча. Молекула әйләнеш хәрәкәтендә булганда, электрон сүрүенең әйләнеше әйләнмә ток барлыкка китерә ---. Фән һәм тел 4) геол. Җир шарын әйләндереп алган атмосфера катламы яки аның төше тирәсендәге җир катламнары хасил иткән тышча. Аерылып чыккан газлар җир гравитациясе нәтиҗәсендә тартылалар һәм алга таба каты сүрү тирәсендә газ катламы рәвешендә акрынлап туплана башлыйлар. Фән һәм тел. Планетабызны өйрәнү дәверендә галимнәр аңа хас сүрүләрне, ягъни сфераларны, --- аерып күрсәтәләр: һава сүрүе, ягъни атмосфера; су сүрүе, ягъни гидросфера һәм литосфера – каты сүрү. Башлангыч география курсы |