СҮРЕНКЕ с. Сүрәнләнә төшкән. Ул күңелле чырай белән килеп керде, әмма боларның сүренке, җитди йөзләрен күргәч, --- йөзендәге яктылык сүнде. Х.Камалов. «Шаяртасың» дип тагын бер мәртәбә көлмәкче идем, ләкин хәсрәткә чумган йөзенә, бер ноктага текәлгән сүренке күзләренә карагач, ниятемнән кире кайттым. Ф.Баттал |