СҮРЕЛҮ ф. 1) Уты сүнә бару, кызуы кимү. Мич сүрелгәнче дип, тизрәк өлгертим дип, бәлеш ясый идем. М.Гали. Каен себеркесе белән бетенгәнче чабынмакчы иде дә... мунчасының пары сүрелгән икән шул инде. Ә.Гаффар

2) Кызулыгы-эсселеге кимү, басылу. Көн эссесе сүрелгән, биек агач башларына эңгер эленә башлаган ---. М.Маликова. Җәй челләсе белән сүрелгән. И.Сабиров

3) Әкренәю, басыла төшү. Сүрелде җил, тынды бар дөнья. Ф.Кәрим. Хәтер дулкыннарын кузгаткан кайнар июль җиле сүрелгән, тынган. Х.Ширмән

4) күч. Әкренәю, сүлпәнләнә төшү, пассивлашу. Кешеләр Насрыйның сүгенүенә илтифат итмәгән төсле кылансалар да, көлү, кычкыруларның кызулыгы сүрелде. Ш.Камал. Мәҗлес инде суына төшкән, кунакларның да кызуы сүрелгән. Р.Мулланурова

5) күч. Кимү, басыла төшү. Хәзер инде аның шатлыгы да, дәрте дә шактый сүрелде. Г.Ибраһимов. Инде бар да онытылды, йөрәктәге сөю уты сүрелде дип йөргәндә, көтелмәгән очрашу Резеданың күңелен кузгатты. Н.Гыйматдинова

6) күч. Омтылышлар, теләкләр һ.б.ш.лар юкка чыга башлау, тынычлану, хис-тойгылар басылу. Бу көлү – картның күңел түрендә күмелеп калган яшьлек дәртенең кинәт кабынып алган чаткысы иде. Әмма ул чаткы бик тиз сүрелде. М.Галиев. Кичкә таба әтием сүрелде, әлбәттә, тынычланды. Р.Вәлиев

Сүрелә бару Акрын-акрын сүрелү, торган саен ныграк сүрелү. Сүрелә барган күмернең алсу-кызыл шәүләсе алыштырган иде аны. Р.Мөхәммәдиев. Беренче карашка хәрәкәтчән, сүзчән кебек тоелган Хәмит акрынлап сүрелә барды ---. Ф.Яхин

Сүрелә башлау Сүрелергә тотыну. Сүрелә башлаган учакны өреп дөрләткәндә, әни кызарган битләренә яргаланган учларын тидергәләп алды. Ф.Шәфигуллин. Кызны табу турындагы сүрелә башлаган өмет чаткылары аларның күңелендә яңадан кабынып, дөрләп яна башлаганнар иде. И.Хуҗин

Сүрелә тору Берәр эш-хәл белән бергә сүрелү. Ул укый тора, халык сүрелә тора. Ф.Яхин

Сүрелә төшү Бераз, берникадәр сүрелү. Салкынча лапас эченә кергән уңайга шаяртасы килү теләге сүрелә төшеп, әкрен генә сызгырмакчы булды. Ф.Сафин. Әмма сабый баланы күргәч, азрак сүрелә төшә һәм --- Нина апаны кабинага төртеп кертә дә кузгалып китә. Ф.Зариф

Сүрелеп бару к. сүрелә башлау. Көенечкә каршы, инде кызыксынуыбыз да сүрелеп бара. Р.Шәрәфиев. Көзге кояшның тәмам сүрелеп барган чагы. Ф.Яхин

Сүрелеп бетү Бөтенләй сүрелү. Яшьлектәге кайнар хисләр сүрелеп бетте, әмма таныш түгел кызны онытмады. М.Кәбиров. --- Әле исламның сафлыгы сагында торучы көчләрнең рухи куәте сүрелеп бетмәгән. И.Әмирхан

Сүрелеп җитү Тулысынча, ахыргача сүрелү. Наз-сөюдән сүрелеп җитмәгән килеш, тора-торуга, күлгә төшеп коенып менде. М.Хәбибуллин. Сәлимәмне озак вакытлар күрми торудан сагынуым сүрелеп җитмәгән иде. Ф.Яхин

Сүрелеп калу Ниндидер тышкы тәэсирдән соң сүрелү. Ләкин Вафаны очраткач, аның бу уй-өметләре кинәт сүрелеп калды. М.Галәү. Кәефе кисәктән үзгәрүчәнгә әйләнә: ул әле бик тиз кызып китә, әле кинәт боегып, сүрелеп кала. Р.Гарифуллин

Сүрелеп килү Әкренләп, аз-азлап сүрелү. Көн сүрелеп килә... Р.Мөхәммәтшин. Мине дә сук, яшен, янәшәмдәге абый үлде, ничек яшим хәзер дип, күккә карадым, дәһшәтле яңгыр инде сүрелеп килә иде. Казан утлары

Сүрелеп китү Бераз, аз гына сүрелү. Әмма, килененең бөтен гаме үзләреннән алда барган аттагы Нургалидә икәнен күреп, күңеле сүрелеп китсә дә сиздермәде. Г.Галиева. Улы солдат хезмәтен тутырып исән-имин кайтып керү шатлыгы белән балкыган йөзе сүнеп-сүрелеп китте. И.Нәбиуллина

Сүрелеп кую Кинәт кенә сүрелү. --- шигырь язуга да, әдәбиятка да кинәт кенә күңеле сүрелеп куйды. Н.Фәттах. Ләкин шулчак --- бу оекбашны посылка белән үзенә әнкәсе җибәргәнлеген хәтерләп алды, һәм бер мәлгә күңеле сүрелеп куйды. Ә.Сафиуллин

Сүрелеп тору Вакытлыча сүрелгән булу, хәзергә генә сүрелгән булу. Сүнеп, сүрелеп Тормасын күңел. Р.Миңнуллин. Яңгырлар тынды дип, иркенләп сулыш алып, эшкә тотынырга өлгермәделәр, моңарчы сүрелеп торган яу тагын көчәеп китеп, авылга гаскәрләр килеп тулды. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә