СҮРЕЛДЕРҮ ф. төш. юн. к. сүрелү. --- ай да ботаклар әсирлегеннән котылган, йолдызлар чәнечкеле нурларын сүрелдереп, күк иңенә көмешсу-ефәк яктылыгын сирпеп җибәргән иде. М.Галиев. Салкын су хатыннарның да кызуын бераз сүрелдерде, ахры, алар да тынып калдылар. Ф.Яруллин

Сүрелдерә төшү Бераз сүрелдерү. Бу сүз аның кайнарлыгын сүрелдерә төште. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә