СҮРӘНЛӘНҮ ф. Сүрәнгә әйләнү. Абушахман тиз генә җавап бирмәде, йөзе яңадан сүрәнләнде ---. Г.Әпсәләмов. Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә, Үз-үзенә җәелеп, эреп бара. М.Әгъләмов. Көн дә сүрәнләнде. Р.Батулла

Сүрәнләнә бару Аз-азлап, акрынлап сүрәнләнү. Каршы як стенага төшкән утлы күмер шәүләләре дә, сүрәнләнә барып, юкка чыккан иде инде. Р.Мөхәммәдиев. Айның сүрәнләнә баруына гаҗәпләнергә һәм юлыннан кире борылырга тиешле Хәлим исә һаман да алга атлавын дәвам иткән иде. Ф.Яхин

Сүрәнләнә башлау Сүрәнләнүе сизелү. Чәйнеккә кар тутырып керделәр дә, сүрәнләнә башлаган тимер мич өстенә куеп, учагына утын өстәделәр. Ф.Яхин

Сүрәнләнә төшү Бераз сүрәнләнү; тагын да сүрәнләнү. Көн кичкә таба сүрәнләнә төшкән. Н.Хәсәнов. Оешмадан оешмага атлый-атлый хәле бетте, өмет ялкыны да сүрәнләнә төште. М.Кәбиров

Сүрәнләнеп калу Ниндидер тәэсирдән, күпмедер вакыттан соң сүрәнләнү. Тик сөйләшү соңында кече лейтенантның йөзе сүрәнләнеп калды: Ваһапов берничә каршы сорау белән аның ялкынына су сипкән кебек итте. Х.Камалов. Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшкән, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала. Р.Мөхәммәдиев

Сүрәнләнеп килү Эзлекле рәвештә сүрәнләнү. Читтә узган гомеремнең Сүрәнләнеп килә уты. И.Закиров

Сүрәнләнеп китү Көтмәгәндә сүрәнләнү. Коллега исә, сөйләүләрем барыбер бушка бит дигәндәй, сүрәнләнеп китте. Ф.Баттал. Ул Рәфискә күз дә төшерми, дөньядан үткәндәй сүрәнләнеп киткән карашы тәрәзә аша каядыр еракка юнәлгән. А.Вергазов

Сүрәнләнеп тору Әле, хәзер сүрән булып күренү; вакытлыча сүрәнләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә