СҮРӘНӘЮ ф. к. сүрәнләнү. Кояш, гүя салкын сыкы белән капланган, сүрәнәеп, урман артына төшеп бара. М.Галиев. Талантлы шагыйрьләр, язучылар бүген дә җитәрлек, ә алтмышынчы еллардагы күтәренке иҗат рухы, иҗат халәте, нишләптер, сүрәнәйде. Р.Вәлиев

Сүрәнәя бару к. сүрәнләнә бару. Сүрәнәя барган кояш, ак тәлинкә булып, әкрен генә офыкка тәгәри. М.Галиев. Җилләр назы кырыслана, кояш нурлары сүрәнәя барды. М.Кәбиров

Сүрәнәя башлау к. сүрәнләнә башлау

Сүрәнәя төшү к. сүрәнләнә төшү. Рюмкалар тагын бер кат бушап, җитди дә, мәзәк тә сүзләр булып алгач, мәҗлес сүрәнәя төште. З.Кадыйрова

Сүрәнәеп калу к. сүрәнләнеп калу. Шунысы үкенечле: өн дигәнем бер төш кенә имеш. Әллә өнемдә уйланганым төшкә керде, әллә арыган зиһенемне, сүрәнәеп калган күңелемне җылытып җибәрер хыял очкыны микән? Г.Хөсәенов

Сүрәнәеп килү к. сүрәнләнеп килү

Сүрәнәеп китү к. сүрәнләнеп китү. Каен утынының кызуы бер-ике сәгать торганнан сүрәнәеп китмәс әле. Т.Гарипова

Сүрәнәеп тору к. сүрәнләнеп тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә