СҮРӘН с. 1. 1) Кызулыгы, эсселеге аз булган. Урамда көн сүрән, өйдә салкын, җылырак төренеп, сиңа хат язарга утырдым. Р.Кәрами. Сүрән кояш карый аланга. Ф.Шәрипова 2) Көчле түгел, тонык, сүлпән. Шулай да сүрән ай яктысында мин кәгазьләрнең «хәтәр нәрсәләр» икәнен абайлап өлгердем ---. Р.Әмирхан. Чырага эленгән ут сүрән яктылык тарата. С.Зыялы 3) Чиле-пешле, пешеп җитмәгән; уңмаган (мич ашлары тур.). Менә, Гөлҗамал абыстай, бу – хәер икмәге; күәс төбен сиңа дип әвәләгән идем, бераз сүрәнрәк булгандыр ахры. М.Гали 4) күч. Әкрен, сүлпән, пассив, эленке-салынкы. Чынын әйтәм ләкин, Әнвәр иптәш, Сүрән һаман эшнең торышы. Ш.Мөдәррис 5) күч. Күңелсез, кызыксыз; җанлы түгел. Җылы сүзең белән җылыттың күңелемнең сүрән көннәрен. Р.Харис. Билгеле, бу санаулы шатлыклы мизгелләр аның күргән газап-михнәтләре янәшәсендә гаять сүрән тоелалар. Г.Гайнуллина 6) күч. Боек, дәртсез, кәефсез-күңелсез. Ул Ихтыярның уйга чумган сүрән йөзенә карамыйча, һаман көлүендә булды. Р.Вәлиев. Һаҗәрнең агарып калган йөзенә сүрән елмаю йөгерде. А.Әхмәтгалиева 2. рәв. мәгъ. Пассив рәвештә; канәгатьләнерлек дәрәҗәгә җитмичә. Әмма ашкынып күтәрелергә омтылган солдатның, соңра кече офицерның эшләре, нишләптер, сүрән бара, чөнки артыннан этеп торучысы да, кирәкле акчасы, мөлкәте дә юк. М.Маликова |