СҮРӘ II и. гар. Коръәндә һәрберсенең үзенә аерым исеме булган һәм һәрберсе аятьләрдән гыйбарәт 114 бүлекнең һәрберсе. Ул намазны юри озакка сузды, ялыктыргыч озын сүрәләр укыды. К.Нәҗми. «Саташа башладым бугай, колагыма әллә нинди серле-сихерле авазлар ишетелә башлады», – дип, җиде мәртәбә тоташтан «Фатиха» сүрәсен укыдым. Г.Гыйльманов |