СҮНҮ ф. 1) Янудан, көйрәүдән, пыскудан туктау. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли ---. М.Мәһдиев. Учак сүнде, калды төтен. Идел

2) Яктырып торудан туктау. Мәгарәдә ай яктысы сүнде ---. Әкият. Көнбатышта кояшның соңгы кызыл нурлары сүнде ---. Р.Вәлиев. Инде ул чак күктә йолдызлар сүнә җем-җелтерәп. Г.Сөнгати

3) Хәрәкәттән туктау. Сүнгән вулканнар кратерында урнашкан вулкан күлләре дә очрый (Камчаткада Кроноцкий һәм Курил күлләре). Башлангыч география курсы. Тау түбәләре арасыннан сүнмәгән (алар 40 ка якын) һәм сүнгән вулканнар күтәрелеп тора. Материклар һәм океаннар географиясе

4) Эшләүдән туктау. Көлтәне кинәт ташласаң, суктыргыч машина тыгыла да, трактор сүнә яки каеш өзелә. Р.Батулла. Тик шатлыгы озакка бармады: капкадан чыгып, ике-өч йортны уздымы-юкмы, машина моторы сүнде дә куйды. Ф.Имамов

5) күч. Басылу, бетү, сүрелү. Өмет сүнде, ышаныч канаты сынды. Ф.Латыйфи. Чөнки мәхәббәт сүнде, юкка чыкты, дип уйлады. М.Яһудин. Вакыт узган саен, хисләр сүнә ---. Ф.Яхин

6) күч. Төшенкелеккә бирелү; рухсызлану, дәртсезләнү. Хәлсезләнгән, ялкыны сүнгән тереклек тагы бер кат «Ник?» дип сорарга батырчылык итә алмады. Ф.Әмирхан. Мансур да җиңелгәч, малайларның йөзләрендәге көрәш дәрте сүнде. Г.Әпсәләмов

7) күч. Әкренәю, пассивлану, сүлпәнләнү; бетүгә таба бару. Мәдрәсәдә җәмәгать эшләре сүнгән, «Мәгариф» газетасын чыгару тукталган, гыйльми мәҗлесләр ясау кайгысы беткән иде. Ә.Фәйзи. Бераздан этләр өргән, кешеләр сөйләшкән тавышлар бергә буталып, машина гөрелдәве белән бергә ераклашып сүнде. М.Галиев

Сүнә бару Әкренләп сүнү. Икесе дә Сарай тавы артында сүнә барган шәфәкъ сызыгына карап утырдылар. М.Галиев. Аларның сугышчан дәртләре күзгә күренеп сүнә барды. Т.Нәбиуллин

Сүнә башлау Сүнү билгеләре сизелү, күренү. Күк караңгылыгы әкрен генә эри барып, йолдызлар бер-бер артлы сүнә башладылар. М.Галәү. Сугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. М.Мәһдиев

Сүнеп бару к. сүнә башлау. Акрынлап сүнү. Яшьлеге сүнеп барган хатыннарның да бит очларына кызыллык йөгерә. М.Галиев. Сүнеп барган учакка талгын җил булып исүче, --- язгы кояш нурыдай җылы өстәүче тылсымлы сүз! Р.Кәрами

Сүнеп бетү Бөтенләй, тәмам сүнү. Ул арада мичтәге ут та сүнеп бетә. Әкият. Зур гына урыс авылының кар басып бетергән өйләрендә һәммәсендә дә утлар сүнеп беткән булса да, авылның очындарак бер өйнең тәрәзәсендә ут яктысы ялтырый иде. Р.Гали

Сүнеп калу Ниндидер тәэсирдән соң яки вакыт узгач сүнгән хәлгә килү. Аның сүнеп калган күзләре кинәт уенчык ат белән уйнап утырган Хафизга төште. Г.Галиева. Кызның күңелендәге өмет чаткысы бөтенләй сүнеп калды. М.Кәбиров

Сүнеп килү к. сүнеп бару. Сүнеп килгән учак, каен турысындагы ай --- – бөтенесе бер бөтен булып, күздән яшь китерерлек җанлы күренеш мисалында Айдарны тетрәндереп куйды. М.Галиев. Дөнья бәясе торырлык шәхеснең гомер шәме сүнеп килә... Р.Батулла

Сүнеп тору Әле, хәзер сүнү; әледән-әле яисә беразга гына сүнү. Диңгездәге ут төнлә сәгать уникеләрдә генә бераз вакыт сүнеп тора. Әкият. Сугышчылар, бирелгән боерык буенча, ракета утлары сүнеп торган арадан файдаланып, куаклыкка таба шуыша башладылар. М.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә