СҮНЕК с. 1) Сүнгән, янып тормаган

2) күч. Нурсыз, дәртсез, рухсыз, боек. Карчык җыерчыклар белән капланып, кара саргылтланып кипкән йөзе, салынкы кашлар астына әллә кая төпкә, тирәнгә яшеренгән сүнек күзләре белән Булатка күтәрелеп карады ---. Г.Ибраһимов. Хатын эре шакмаклы материядән теккән костюм-юбкадан, лаклы туфлидән иде. Какча битле, кәкре борынлы, чырае сүнек һәм киеренке иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә