СҮНДЕРҮ ф. 1) Янудан, көйрәүдән, көюдән, пыскудан туктату. Альберт иңнәрен сикертеп алды, төпчеген сүндереп, чүп савытына илтеп ташлады. А.Тимергалин. Шәмне сүндереп, күз ачып йомганчы караңгылыкка кереп яшеренер төсле иде ул. Р.Вәлиев

2) Электр яки яну матдәләре белән эшли торган аппаратларны һ.б.ш.ларны эшләүдән туктату. Комбайнчы аның тавышын ишетеп, моторны сүндергән арада, Әбүзәр --- огнетушительгә тотынды. Р.Кәрами. Ни эшлисең инде, булмагач булмый, компьютерны сүндереп кайтып китәсе генә калды. З.Мурсиев

3) махс. Тәэсир көчен, куәтен киметү; басу. Тавышны сүндерү

4) махс. Известь, сода кебек матдәләрнең, су, серкә кушып, химик активлыгын киметү

5) күч. Бетерү, юкка чыгару, басу. Көнләшү ул мәхәббәтне, киләчәкне үтерә, бергә булу теләген сүндерә. Ф.Яруллин. Куркынып, әмма андый афәтнең килмәвен теләп көттем. Һәм бу куркыну минем бик күп нәрсәгә дәртемне сүндерде. Э.Шәрифуллина

Сүндерә башлау Сүндерергә тотыну. Менә кинәт аждаһа төсле бернәрсә сызгырды да йолдызларны сүндерә башлады. Әкият. – Юк, мин уйнап туйганмын, – дип, Алик салкын гына җавап бирде һәм шлемны сүндерә башлады. Асылъяр

Сүндерә килү Электән үк, һәрвакыт, эзлекле рәвештә сүндерү. --- Туран белән Иран арасында кабынырга торган янгынны һәрчак сүндерә килгән. Шәһри Казан

Сүндереп бетерү Бөтенләй сүндерү. – Хәзер исә янгыннарны тулысынча сүндереп бетерү түгел, вазгыятьне аз гына яхшырту өчен кеше дә, техника да җитми, – ди ул. Ватаным Татарстан. Янып торган учакны даими күзәтергә, ахырдан су яки ком белән яхшылап сүндереп бетерергә кирәк. Мәдәни җомга

Сүндереп кую Сүнгән хәлгә китерү. Җырлап беткәч кенә, Кәүсәрия исенә килде, Таймас көймә моторын сүндереп куйган икән. З.Мурсиев. Мин укыйсымны укып, язасымны язып бетердем дә өйдәге барча утларны сүндереп куйдым, тәрәзә пәрдәсен ачып, урамга карадым. Р.Фәизов

Сүндереп тору Сүндергән хәлдә тоту; вакытлыча сүндерү. Тапшыргычыңны хәзергә сүндереп тор, аларда да бардыр ул андый нәрсәләр, синең кайда икәнеңне белеп алмасыннар. Р.Мөхәммәдиев. Станокны сүндереп торып, идәнлекләрне әзер такталар өеменә кушып өйделәр. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә