СҮЛПӘНЛЕК и. 1) Сүлпән (1–2 мәгъ.) булу сыйфаты, рәвеше. Җепнең сүлпәнлеге 2) Әкренлек, артык тынычлык. Әле иртәнге алты гына булса да, хәзер аның йокысы да, сүлпәнлеге дә качкан иде. А.Расих 3) Төшенкелек, күңелсезлек; битарафлык. Киресенчә, әллә нинди менә җан бушлыгы, җан сүлпәнлеге тойган кебек... Ә.Еники. Тора-тора Ларисаның да сүлпәнлеге югала, ул да Булаттан ким шатланмый сыман. М.Вәлиев |