СҮЛПӘНЛӘНҮ ф. Сүлпәнгә әйләнү; нәрсәнең дә булса тизлеге, активлыгы кимү. Шаулап барган эш сүлпәнләнде. Р.Батулла. Карашы сүлпәнләнгән, күзләрен аска төшергән, --- мескенләнеп калган кызга карагач, егет аны жәлләде. Р.Кәрами. Сүлпәнләнгән учактан сирпелгән тонык ут шәүләсе Җәббарның йөзендә уйнаклады. Н.Гыйматдинова Сүлпәнләнә бару к. сүлпәнләнеп бару. Беренче акттан соңгы картиналар барысы да сүлпәнләнә генә баралар. М.Җәлил. Шулай да аның көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру эшләре --- белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кешеләре күрми калмадылар. Н.Фәттах Сүлпәнләнә башлау Сүлпәнләнүе сизелү. Педуниверситет укытучысы Резеда Садыйкова соңгы вакытта Ульяновскида милли хәрәкәтнең сүлпәнләнә башлавы хакында борчылып сөйләде. Ак калфак Сүлпәнләнә төшү Бераз, беркадәр сүлпәнләнү. Халык инде сүлпәнләнә төшкән, артык кычкырып та сөйләшми, уенчак сүзләр дә кимегән иде. А.Тимергалин. Без 2007–2009 еллар тәҗрибәсенә йөз тотып эшлибез, ул вакытларда торак базары яңа елдан сүлпәнләнә төшә иде. Р.Вәлиев Сүлпәнләнеп алу Кыска вакытка, бераз гына сүлпәнләнү. Агитбригада эше сүлпәнләнеп алган җирләр дә булды, әмма «юлдаш»лыларның эшчәнлеге туктап тормады. Шәһри Казан Сүлпәнләнеп бару Аз-азлап, акрынлап сүлпәнләнү. Казанның башка югары уку йортларында техник белгечлекләргә татарча укыту сүлпәнләнә барганда, КДАТУда бу эш сүнмичә дәвам итә. Фән һәм тел. Авыл халкы үзе дә нигәдер сүлпәнләнеп бара бугай. Туганайлар Сүлпәнләнеп бетү Тәмам, бөтенләй сүлпәнләнү. Аның сүзләренчә, --- объектлар төзелешенә акча бирелсә дә, эшләү теләге зур булса да, озак еллар буена сүлпәнләнеп беткән төзелеш эшләренә җан өрү үтә авыр булып чыккан. Казан утлары Сүлпәнләнеп калу Ниндидер йогынтыдан, күпмедер вакыттан соң сүлпәнләнү. Бала табуга, Сания – терекөмеш кебек җитез, дәртле хатын – кинәт кенә сүрелеп, сүлпәнләнеп кала. Г.Гыйльманов. Илнең театр эшлеклеләре берлеге карары белән --- төрки халыклар фестивале башта Урта Азия республикалары һәм Казакъстанда биш ел рәттән үткәрелә килеп, союздаш республикалар таркалганнан соң сүлпәнләнеп, тараеп калган иде. Тамаша Сүлпәнләнеп китү Кинәт сүлпәнәю. Сүлпәнләнеп китсә: «Җилдерәсе минутларың алда әле, Буяным, сабыр ит», – дип тынычландырып, төрлечә сынады. М.Шабай Сүлпәнләнеп тору Әле, хәзер сүлпән булып күренү, вакытлыча сүлпәнләнү |